Узган атнада "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында эш

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системада 4 210 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 444е буенча чаралар күрелде.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

✅ «Главтатдортранс» тарафыннан Лениногорск районы Зеленая Роща авылының Промысловая урамында «Игътибар:балалар!» билгесе куелды (№ 6581267);

✅ «Иске шәһәр» префектурасы Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамында  асфальт  ремонтлады (№6549630);

✅Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы администрациясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы 129 нчы йорт яныннан каты көнкүреш калдыклары чыгарылган (№6603237);

✅ Яшел Үзән районы башкарма комитеты тарафыннан Осиново авылының Гагарин урамындагы 5 нче йорт ишегалдында яктырту торгызылды (№ 6603219).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

🔺 “Территорияне комплекслы төзекләндерү” -331;

🔺 “Тышкы яктыртуны оештыру” - 182;

🔺 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” -154;

🔺 “Йортны карап тоту” – 89;

🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 66.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International