Бүген Казан Кремлендә “Илкүләм өстенлек буларак халыкның зәгыйфь төркемнәренең хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау һәм яклау” Бөтенроссия форумы узды
Чара РФ Тикшерү комитеты Санкт-Петербург академиясенең Түбән Новгород филиалы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башка партнерлар белән берлектә оештырылды.
Үз чыгышымда мин гражданнарның зәгыйфь категорияләре хокукларын яклау – безнең эшчәнлекнең төп өстенлекләренең берсе, дип ассызыкладым. Без реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итүдән һәм инвалидлар өчен уңайлы мохит булдырудан алып хәрбиләргә һәм йортсызларга ярдәм күрсәтүгә кадәр төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр белән очрашабыз. Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм мәсьәләләре, шулай ук цифрлы платформалар аша сорауларга тиз җавап бирүгә кагылышлы мәсьәләләр актуальлеген югалтмый.
Дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм цифрлы технологияләрнең уртак эше мохтаҗ булган һәркемнең хокукларын яклау өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә, дип саныйм.