Бүген төбәкнең идарә үзәгендә ятим балаларның хокукларын яклау турында фикер алыштылар

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүген эксперт советы утырышы узды, анда без иң мөһим темаларның берсе – ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында фикер алыштык. Утырышта ятим балалар учреждениеләре эшчәнлеген мониторинглау нигезендә әзерләнгән махсус доклад проекты тәкъдим ителде.

Мониторинг кысаларында без 6 ятим балалар учреждениесендә булдык: Югары Отар балалар интернат-йортында, Казанның 11нче интернат-мәктәбендә, Минзәлә интернат-мәктәбендә, Лениногорск балалар йортында, Әлмәт балалар йортында, шулай ук Нурлат балалар йортында.

 Мониторинг барышында яшәү шартлары, белем алу мөмкинлеге, медицина ярдәме, мөлкәти хокукларны яклау һәм балаларның мөстәкыйль тормышка әзерлеге өйрәнелде. Без инвалид ятим балаларга аерым игътибар бирдек.

Шулай ук интернаттан киткәч баланың киләчәген кайгырту мөһимлеге турында да фикер алыштык. Олы тормышка аяк баскан балалар еш кына мөстәкыйль карарларга һәм гамәлләргә әзер түгел. Нәтиҗәле ярдәм итү мөстәкыйль тормыш күнекмәләрен үстерергә, торакны саклап калырга, эш табарга һәм гаилә корырга ярдәм итә. Татарстанда инде 13 озата бару хезмәте эшли, әмма әлегә барлык хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген җайга сала торган бердәм норматив акт юк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алимент бурычы, учреждениеләрдән үз белдегең белән чыгып китү һәм ятим балаларның җинаятьләр кылуы кебек мәсьәләләр актуаль булып кала һәм кичектергесез чишелешләр таләп итә.

Фикер алышуда актив катнашкан хезмәттәшләребезгә: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Ларионовага, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зариповка һәм Ольга Вороновага, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International