Махсус хәрби операциядә катнашучыларның яшь гаиләләре торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләрне беренче чиратта ала алачак

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

👨‍👩‍👦 Махсус хәрби операциядә катнашучыларның яшь гаиләләре торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләрне беренче чиратта ала алачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.11.2024 №1509 карары белән тулы булмаган яшь гаиләдә бер яки ике кеше яисә бер ата-ана махсус хәрби операциядә катнашкан  яшь гаиләләр өчен торак сатып алуга (төзүгә) социаль түләү алуга беренче чираттагы хокук беркетелгән.

Элек мондый түләүләрне алуга өстенлекле хокук өч һәм аннан да күбрәк балалы яшь гаиләләргә, шулай ук торак шартларын яхшырту өчен 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан яшь гаиләләргә бирелгән иде. Хәзер бу хокуктан шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның яшь гаиләләре файдалана алачак.

Торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләр ир белән хатынның һәркайсына 35 яшь тулмаган гаиләләргә бирелә. Балалар булу мәҗбүри түгел. Моннан тыш, дәүләт ярдәмен бер яки берничә бала тәрбияләүче 35 яшькә кадәрге ялгыз ата-ана алырга мөмкин. Төп критерий - гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш.

Торак сатып алуга (төзүгә) социаль түләү алуга беренче чираттагы хокук алу өчен махсус хәрби операциядә катнашуны раслый торган өстәмә документлар тапшырырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International