Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

❗ Гражданнарыбыз мөрәҗәгатьләре белән эшләү - конкрет кешегә ярдәм итү генә түгел, җәмгыятьтә гаделлекне дә яклау мөмкинлеге. Нәкъ менә шуның өчен без һәр мөрәҗәгатькә зур игътибар бирәбез, анализлыйбыз һәм көчебезне мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтәбез.

Күптән түгел безнең Аппаратка Чаллыда яшәүче гражданка Л.мөрәҗәгать итте, ул катлаулы хәлдә калган. Акчаларны ялгыш күчерү, шулай ук моның белән бәйле суд тикшерүләре мөрәҗәгать итүчегә шактый борчу тудырган. Күрү һәм ишетү сәләте белән проблемалары булган өлкән яшьтәге гражданка Л. акчаларны кире кайтару турындагы икенче якның дәгъвасы буенча үзенә карата суд утырышы үткәрелүен очраклы гына белеп ала. Банк аша акчаны мөстәкыйль кайтару омтылышы барып чыкмый, һәм ул бу юридик проблема белән бер ялгызы кала.

Гражданка Л. безнең Аппаратка мөрәҗәгать иткәннән соң, мин аңа юридик ярдәм күрсәтү кирәклеге турында запрос җибәрдем. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы Президентының оператив эше нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчегә түләүсез шартларда адвокат билгеләнде. Нәтиҗәдә аның мәнфәгатьләрен хәзер Адвокатлар коллегиясенең Яр Чаллы филиалының тәҗрибәле адвокаты  яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International