Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш татарстанлыларга – гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен премия лауреатларына, дәүләт бүләкләре тапшырды

"Бу залда гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен республика премиясе лауреатларын сәламләвемә шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гадәттәгечә бүләкләү тантанасы истәлекле даталарны бәйрәм итү көннәрендә уза: кичә без бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек, ә иртәгә Татарстан Конституциясен кабул итү көнен билгелибез».

🏆 Алар арасында Татарстанда балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре институтын һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны ведомствоара яклау системасын булдыру инициаторы Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина, үз сафларына 900 меңнән күбрәк кешене берләштергән Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәбир Газиз улы Иштирәков, Наилә Камил кызы Таҗиева – Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклауга, традицион рухи – әхлакый кыйммәтләрне саклауга, шулай ук Татарстанда туризмны үстерүгә юнәлдерелгән күпсанлы проектлар авторы һәм җитәкчесе.

🏆 Бүләкләнүчеләр арасында «Зәкят» фонды да бар – Татарстандагы иң озак эшләүче хәйрия фондларының берсе, ул бүген махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә, Фәләстиннең тыныч халкына гуманитар ярдәм җыю һәм тапшыру буенча зур эш алып бара.

 Баулы районының «Благо» иҗтимагый оешмасы, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналарны, опекуннарны, попечительләрне берләштерә, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә, һәм Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү төбәкара иҗтимагый хәйрия фонды, ул системалы рәвештә паллиатив ярдәмне үстерә һәм онкологик авырулы балаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Без гражданлык җәмгыяте институтлары белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез – безнең социаль партнерлар булып дистәләгән коммерциячел булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары тора.

Хөрмәтле коллегаларыбыз өчен бик шатлыклы, лаеклы бүләкләр белән котлыйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International