Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!!

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең Аппаратка кергән теләсә нинди мөрәҗәгать - ул кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге. Еш кына кешеләр безгә бөтен мөмкинлекләр беткәч килә, һәм безнең бурыч - аларга ярдәм күрсәтү һәм гаделлеккә ирешү.

Күптән түгел миңа Чистай шәһәреннән гражданка Г. ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның торагы яшәү өчен яраксыз дип табылган һәм шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүче Чистай шәһәренең җирле үзидарә органына маневр фондыннан вакытлыча торак бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ләкин аңа җирле үзидарә органы тәкъдим иткән бина канәгатьләнерлек хәлдә булмый: обойларсыз, ишекләрсез, гомуми файдаланудагы урыннарда да ремонт эшләре башкару таләп ителә. Шул сәбәпле гражданка Г. вакытлыча торактан баш тартырга мәҗбүр була, ә вәзгыять хәл ителмичә кала.

Безнең катнашуыбыздан һәм күчмә тикшерүдән соң Чистай шәһәре башкарма комитеты тәкъдим ителгән торак бинада косметик ремонт ясау турында карар кабул итте, шуннан соң Г. уңайлы торакка күчә алачак. Әлеге вәзгыять-хәтта катлаулы шартларда да нәтиҗәгә ирешеп булуы турында тагын бер искәртү. Без һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер, һәркем үз хокукларын һәм лаеклы яшәү шартларын яклауга өмет итә алсын өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International