Вәкаләтле вәкил ярдәмендә хөкем ителүчегә бирелгән җәза алынды
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чувашстандагы идарәсе ЛИУ – 7 учреждениесендә җәзасын үтәүче хөкем ителгән Л.нан мөрәҗәгать килгән. Мөрәҗәгать итүче үзенә бирелгән җәза белән килешмәвен белдерде, ул Удмуртия Республикасы буенча 1 нче төзәтү-тикшерү бүлегендә булганда кулланылган. Хөкем ителүче сүзләренчә, шелтә рәвешендәге җәза гамәлдәге законнар нормаларын бозып чыгарылган.
Мөрәҗәгатькә җавап итеп, Вәкаләтле вәкил Удмуртия Республикасы Прокурорына, бирелгән җәзаның нигезлелеген һәм законлылыгын тикшерүне сорап мөрәҗәгать юллады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор җәза «Җинаятьләр кылуда шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту турында» 15.07.1995 103-ФЗ нче Федераль законы таләпләрен бозып кулланылганын раслады.
Шуңа бәйле рәвештә җәза гамәлдән чыгарылды.