Узган атнада "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында эш

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системага 4 632 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 465 буенча чаралар күрелгән.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

⚡ «Пассажирлар йөртүне оештыручы» оешма Казан шәһәренең «Минская» тукталышында мәгълүмат таблосы урнаштырды (№ 6558171 );

⚡Яр Чаллы шәһәре  «Автомобиль юллары предприятиесе» Яр Чаллы шәһәренең Маршал Жуков урамында чокырларга ремонт ясады (№6561671);

⚡  «Главтатдортранс»   Биектау районының Чернышевка авылында Үзәк урамына ясалма киртә  урнаштырды (№ 6536761);

⚡ Бөгелмә районы башкарма комитеты Бөгелмә шәһәренең Чайковский урамыннан төзелеш чүп-чарын чыгарды (№ 6568729).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

🔺 “Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 428;

🔺 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау”- 202;

🔺 “Тышкы яктыртуны оештыру” - 151;

🔺 “Йортны карап  тоту” - 116;

🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 63.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International