Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Гражданнарны дарулар белән тәэмин итү – милли Сәламәтлек саклау системасының мөһим өлеше һәм кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен төп фактор. Кирәкле дару препаратларын бирү мәсьәләләре буенча гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре безнең игътибарда.

Күптән түгел минем адреска Казанда яшәүче III группа инвалидтан тормыш өчен кирәкле даруны озак вакыт бирмәүгә шикаять белән мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьне карау барышында кичекмәстән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры адресына, аны медикаментлар белән тәэмин итү чараларын күрүне сорап хат җибәрелде.

Безнең катнаштан соң мөрәҗәгать итүче кирәкле препаратларны алды. Әгәр сездә мондый характердагы проблемалар туа икән, сез һәрвакыт безнең адреска мөрәҗәгать итә аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International