Республика омбудсмены катнашы белән медицина учреждениесендә хокук бозу бетерелде

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау системасының иң мөһим өлешләреннән берсе - ул беренчел медицина-санитария ярдәме. Һәр граждан түләүсез квалификацияле медицина ярдәме алырга хокуклы.

Миңа Казанда яшәүче хатын балигъ булмаган баласына шәһәр медицина учреждениеләренең берсендә тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәве турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Барлык хәлләрне өйрәнеп, мин кичекмәстән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрына, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасы Прокурорына запрослар җибәрдем.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә медицина учреждениесе чыннан да балага хезмәт күрсәткәндә хокук бозуларга юл куйганлыгы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура органы медицина учреждениесенең баш табибына ачыкланган хокук бозуларны бетерүне таләп итеп күрсәтмә керткән. Хәзерге вакытта прокурор  акты каралуда.

Барлык хокук бозуларны тулысынча бетерүгә ирешү өчен әлеге мөрәҗәгать контрольдә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International