Бүген Алабуга муниципаль районы эш сәфәренең икенче ноктасы булды. «Халык контроле» системасына гражданнардан килә торган хәбәрнамәләрне карау буенча киңәшмә үткәрелде. Җаваплы башкаручылар белән гражданнарның 29 мөрәҗәгатен карадык. Нигездә, сораулар юлларны ремонтлауга, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына һәм территорияләрне төзекләндерүгә кагыла.
Гражданнар хәбәрнамәләрен карауның контролен һәм сыйфатын арттырырга, шулай ук киләчәктә аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен республика программаларына кертү буенча чаралар күрүне хәбәр итәргә тәкъдим иттек.
🏥 Әлбәттә, «Алабуга үзәк хастаханәсе»ндә булдык. Хастаханә администрациясе белән табибларга язылу мөмкинлеге, этика һәм деонтология белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштык. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау йомгаклары буенча килгән хәбәрнамәләргә игътибарлырак булырга, гражданнарның күтәрелгән мәсьәләләрен җентекләп аңлатып, комментарийлар урнаштырырга, шулай ук күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү һәм тискәре бәяләмәләр барлыкка килүне кисәтү максатында, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты турында тискәре комментарийлар предметына социаль челтәрләр мониторингын үткәрергә киңәш иттек.