Узган атнада “Халык контроле” системасында эш

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

❗«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

 Узган атнада системада 5 346 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 825 буенча чаралар күрелде.

 Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисе килә:

 ✅ Чирмешән районы башкарма комитеты тарафыннан Чирмешән авылының  Татарстан – Кояшлы, Татарстан – Курасанов, Татарстан – Садовая  урамнары киселешендәге юлга ремонт ясалды (№6453141);

  «ЖилЭнергоСервис-Зеленодольск» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең Березовая урамында яктырту торгызылды (№6494421);

 ✅Әлмәт районы башкарма комитеты тарафыннан Әлмәт районының Колшәрип авылына керү урынында каты коммуналь калдыклар чыгарылды(№ 6493486);

 ✅ “Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы” идарәсе Казан шәһәренең Гудованцев урамында светофорны ремонтлау эшләрен башкарды ( №650-8011).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

 📍«Территорияне комплекслы төзекләндерү» -

544;

 📍"Йортны карап тоту» - 122;

 📍«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау " -191;

 📍"Тышкы яктыртуны оештыру" - 112;

 📍 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 76.

 Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International