Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашканнан соң Әлмәт шәһәрендә сулыкларны пычратуны булдырмау буенча чаралар күрелде
Гражданка Ф. үзенең «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына җибәргән 5870211 номерлы мөрәҗәгатендә Әлмәт шәһәренең Бигәш елгасына канализация торбасы аша агып төшүче сулар проблемасын хәл итүдә ярдәм сорады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан әлеге мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән торбаны алу юлы белән табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозарга ярамавы турында кисәтү ясау хакында җавап урнаштырылды.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен мониторинглау барышында без әлеге хәбәрне үтәү буенча конкрет чаралар күрелмәвен ачыкладык, шуңа бәйле рәвештә гражданнарның уңайлы яшәү шартларына хокукларын яклау максатларында Вәкаләтле вәкил ТР Экология министрлыгына әлеге сулыкның пычрануына юл куймау буенча тулы чаралар күрү турында хат юллаган иде.
Безнең катнашуыбыздан соң министрлык тарафыннан әлеге мөрәҗәгать кабат каралды. Җаваплы затлар тарафыннан күрсәтелгән коеда яңгыр торбасы тампонажы ясалды һәм хәзерге вакытта Бигәш елгасына калдык сулар агу туктатылды.