«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 5 017 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 545 буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлибез:
Чаллы шәһәренең Үзәк районы администрациясе тарафыннан Чаллы шәһәренең 56/24А номерлы торак йорты ишегалдында чокырларга ремонт ясалды (№ 6444405);
Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан Казан шәһәренең Олонецкая урамындагы 4а номерлы торак йортның 3 нче подъезды яктыртылды (№ 6471960);
Биектау районы башкарма комитеты Биектау районы Бимәри авылының Песочная урамындагы бинадан авария хәлендәге түбә кыегын сүтте (№6502420);
«ГУАД» МУП Әлмәт шәһәренең Тельман урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл билгеләре ясау буенча эшләр башкарды (№ 6489100).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
«Территорияне комплекслы төзекләндерү " - 569;
"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 231;
«Тышкы яктыртуны оештыру " - 137;
«Юл хәрәкәтен оештыру " - 129;
«Йортны карап тоту " - 86.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.