Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булдык.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле белән бергә без җинаять кылуда шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр утырган камераларда булдык. Балигъ булмаган гражданнарыбызга аерым игътибар бирелде, алар белән тоту шартларыннан, тикшерү алып бару һәм башка мәсьәләләрдән канәгать булу турында сөйләштек. Шулай ук уку классын, ашханәне карадык. Карау барышында минем адреска тоту шартларына карата шикаятьләр килмәде.
Тоту шартлары белән танышканнан соң, 3 кешене борчыган сораулар буенча шәхсән кабул иттек. Мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.