Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә тотылучы хөкем ителгәннәргә “Хокукый ярдәм көне”

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкиле катнашында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә  тотылучы хөкем ителгәннәргә “Хокукый ярдәм көне” видеоконференцэлемтә форматында уздырылды. Мондый чаралар безнең өчен сирәк түгел, ә  тотрыклы практика.

10 кешедән мөрәҗәгать килде. Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, төзәтү учреждениеләрендә инвалидлык билгеләү һәм медицина ярдәме алу, ятим балалар арасыннан булган затларга торак урыны алу, торак йортның түбәсен ремонтлауда ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр буенча конкрет тәкъдимнәр һәм аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International