Участокка шәхсән килү мөмкинлеге булмаган очракта һәркемгә үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге тудырып, сайлауларны үтемле итү мөһим

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Участокка шәхсән килү мөмкинлеге булмаган очракта һәркемгә үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге тудырып, сайлауларны үтемле итү мөһим.

Вәкаләтле вәкилнең Татарстандагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре бүгенге көндә бу бурычның гамәлдә ничек тормышка ашырылуы турында сөйләделәр:

✅ Апас районында сайлау комиссиясе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлаховның өендә күчмә урна белән булдылар. Хәйретдин ага 18 яшендә сугышка алына. Сталинград янындагы, Курск дугасындагы сугышларда илдә тынычлык өчен зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яралана, госпитальләрдә дәвалана.

Туган иленә кайту шатлыгын кичергән ветеран сәяси вакыйгаларда да катнашырга тырыша. Сайлауларда да ул бик теләп тавышын бирде.

✅ Минзәлә районында сайлау комиссиясе әгъзалары көн дәвамында аз хәрәкәтләнүче гражданнарның өйләренә барып тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

 ✅Тавыш бирү шулай ук Спас һәм Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортларында оештырылган.

 ✅ Беренче булып тавыш бирүчеләр арасында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе рәисе Мөнип Гасыймов һәм аның хатыны да бар иде. Алар үзләренең танышлары белән килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International