Татарстан Республикасында тикшерү изоляторлары үз сайлау участокларын ачты. Хөкем карары законлы көченә кермәгән барлык шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр тавыш бирә алачак. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда бу 1200 кеше.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ябык сайлау участогында сайлаулар барышы белән танышу максатында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1 нче тикшерү изоляторында булды.
"Ябык учреждениеләрдә тавыш бирү барлык закон нормалары нигезендә оештырылган", - дип ассызыклады Сәрия Сабурская.