Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирде

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирде

"Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау - республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга. Бу сайлаулар республиканың якындагы 5 елга үсеш стратегиясен билгеләячәк. Яңа чакырылыш депутатларын катлаулы эш көтә. Махсус хәрби операция, санкцион басым, мәгълүмати һөҗүмнәр һәм гомумән дөньякүләм кризис шартларында - парламент карарлары халыкның иминлеге, икътисадый тотрыклылык, милли кыйммәтләрне, өстенлекләрне яклау, конфессияара тынычлык һәм татулык өчен мөһим әһәмияткә ия булачак", - диде Сәрия Сабурская, үз тавышын биреп.

Бүген, 2024 елның 8 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 100 депутат сайланачак. 50 депутат партия исемлекләре буенча уза, тагын 50се — бер мандатлы сайлау округлары буенча. Шуңа бәйле рәвештә татарстанлылар участокларда ике бюллетень алачак: берсендә партияне сайлыйлар, икенчесендә үз округларында кандидат сайлыйлар.

Татарстан Республикасы гадәттәгечә гражданнарыбызның югары сәяси активлыгы, сайлауларга күп килүе, шулай ук  алган курсның тотрыклылыгы һәм дәвамлылыгы белән дан тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International