Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2024 елның 6 сентябре, җомга

«ГЛОНАСС 112» системасы  аша килгән мәгълүмати хәбәрләрне карау безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. «ГЛОНАСС 112»  гражданнар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне комплекслы һәм оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, «ГЛОНАСС 112» системасы аша безгә Мамадыш шәһәрендә яшәүче гражданка С. дан күпфатирлы йортның түбәсеннән су агу турында мәгълүмат килде. Мөрәҗәгать итүче әлеге проблема йортта яшәүчеләрне инде өч елдан артык борчый һәм әлегә кадәр үз чишелешен тапмаган, дип күрсәткән.

Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тотканда хокук бозулар фактларын тикшерү һәм аларны бетерү өчен Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органы һәм әлеге күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүче идарәче оешма белән уртак эш оештырылды.

Күпфатирлы йортның түбәсе торышын күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды, шуңа бәйле рәвештә йортның түбәсенә өлешчә ремонт ясау турында карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта идарәче оешма тарафыннан тиешле ремонт эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International