Гражданнар мөрәҗәгатьләре Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең үзара эшчәнлеге кысаларында хәл ителә.
Минем адреска гражданин мөрәҗәгате килде. Ул Красногорский-Коротково маршруты буенча туристлар йөзгәндә Марий Эл Республикасы Идел муниципаль районының Коротково авылына керүне чикләү турында. Автор хәбәр иткәнчә, керү урынында шлагбаум урнаштырылган, шул рәвешле авылга керү туристлар һәм туристик автобуслар өчен чикләнә.
Мин Мари Эл Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итү өчен мөрәҗәгать юлладым.
Сорауны карау кысаларында мөрәҗәгать Марий Эл Республикасы прокуратурасына һәм Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелгән. Мари районара табигатьне саклау прокуратурасының тикшерү материаллары Россия Эчке эшләр министрлыгының «Волжский» муниципальара бүлегенә җибәрелгән.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә шлагбаум сүтелде.