Узган атнада "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында эш

2024 елның 13 августы, сишәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системада 4 732 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 527 буенча чаралар күрелгән.

 

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

«Автомобиль юллары предприятиесе» Чаллы шәһәре муниципаль предприятиесе  Чулман проспектында  халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен тротуардан чыгу юлын җайлаштырды (№ 6418346);

Чирмешән районы башкарма комитеты Чирмешән районының Ивашкино авылындагы чишмә территориясен чүп үләннәреннән чистартты (№ 6434723);

Татарстан Республикасы Лаеш районы башкарма комитеты тарафыннан Лаеш шәһәренең Дзержинский урамында яктырту эшләнде(№ 6419278);

Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе тарафыннан Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамындагы җимерек  люк  төзәтелде (№ 6415924).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

“Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 558;

 "Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 231;

 «Йортны карап тоту» - 131;

 “Тышкы яктыртуны оештыру” – 80;

 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 61.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International