Инде килеп туган ситуацияләрне хәл итү генә түгел, бәлки потенциаль проблемалы мәсьәләләрне билгеләү, профилактика үткәрү һәм гражданнарга тормышыбызның төрле өлкәләрендә белем бирү дә мөһим.
Әлеге функцияләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре дә башкара.
"Пенитенциар учреждениеләрдә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" проекты кысаларында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре ВИЧ-инфекция турында хөкем ителгәннәрнең белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән лекцияләр уздырып, учреждениеләргә йөри.
Визит программасына шулай ук тестлар үткәрү һәм шәхси кабул итүләр дә керә, аларда теләгән һәркем үз проблемасын әйтә һәм җавап яисә ярдәм ала ала.
Соңгы берничә атна эчендә Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәрендәге чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә, 5 нче, 8 нче, 10 нчы төзәтү колонияләрендә булдылар.
Эш шундый ук режимда дәвам итәчәк, чөнки аның кыйммәте мөһим һәм беренче чиратта гражданнарның сәламәт халәтен саклауга юнәлдерелгән.