Һәр мөрәҗәгатьнең үз үзенчәлекләре бар, әмма үзенә яки якынына карата проблема белән очрашкан кеше безгә мөрәҗәгать итә ала.
Шулай итеп, хөкем ителгәннәргә “Хокукый ярдәм көне” барышында Вәкаләтле вәкил Аппараты адресына, хөкем ителгән Россия Федерациясе гражданы С. паспорт алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки моңа кадәр ул аны алмаган.
Булган материалларга караганда, 2023 елда миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан С.гаризасы буенча шәхесне ачыклау процедурасы тәмамланган. Мөрәҗәгать итүченең Россия Федерациясе гражданлыгы булуын ачыклау максатыннан Аппарат хезмәткәре тарафыннан хәлләрне ачыклау өчен кирәкле тикшерү башланды. Миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан мондый тикшерү нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән бәяләмә әзерләнгән, ә бу бәяләмә расланганнан соң С. Россия Федерациясе гражданы паспортын алырга тиеш булган. Әмма паспорт мәсьәләсе вакытында хәл ителмәгән, бу аны кабул итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән.
Граждан С. дәлилләрен исәпкә алып, Аппарат хезмәткәре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрына Россия Федерациясе гражданы паспортын тизрәк алуда ярдәм итүне сорап хат әзерләде һәм граждан С.рәсми рәвештә безнең ватандашыбыз булды.