Уңай карар кабул ителде

2024 елның 2 августы, җомга

Инвалидлар һәм  аз хәрәкәт итүче башка төркемнәр өчен уңайлы мохитне тотрыклы үстерү шартларын тудыру - инвалидларны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең мөһим максатларының берсе булып тора. Үз чиратында Вәкаләтле вәкил Аппараты мөрәҗәгатьләрне караганда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен уңайлы мохит оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.

Вәкаләтле вәкилнең  2023 елдагы эшчәнлеге турындагы докладында инвалидларның уңайлы мохиткә хокукларын бозу белән бәйле проблема яктыртылды. Ачыкланган проблемалы мәсьәләләрне исәпкә алып, Аппарат хезмәткәре шифаханә җитәкчеләренә инвалидларның һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең  хокукларын яклау максатыннан чаралар күрү өчен үз тәкъдимнәрен юллады.
 

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Прокурорына шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтүче оешмаларда тикшерүләр уздыруны сорап хат җибәрелгән иде.

Шулай итеп, әлеге хатка нигезләнеп, республика прокуратурасы кайбер муниципаль районнар, шулай ук шәһәр округлары прокурорларына физик мөмкинлекләре чикле булган  затлар өчен шифаханә-курорт учреждениеләреннән файдалану мөмкинлеген тикшерү турында йөкләмәләр җибәрде.

Үткәрелгән тикшерүләр барышында аерым шифаханә-курорт учреждениеләре эшчәнлегендә физик мөмкинлекләре чикле  затлар өчен биналарга керү мөмкинлеге өлкәсендә күп санлы закон бозулар ачыкланды, аларның нәтиҗәләре буенча шифаханә-курорт учреждениеләре җитәкчеләре адресына ачыкланган закон бозуларны бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдимнәр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International