Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы ул!

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Ватанга бурычларын түләргә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узарга әзер булган яшь буын хәрбиләре белән икенче эшелон Ерак Көнчыгышка юнәлде. Егетләр Уссурийск, Хабаровск, Улан-Удэ һәм Амур өлкәсе шәһәрләрендә хәрби частьларда хезмәт итәчәк.

Бу - һәр яшь егет үтәргә тиешле юл, ныклык һәм көч, ватанпәрвәрлек һәм хөрмәт формалаштыру юлы! Без аларга яңа шәхес югарылыгына ирешүләрен телибез һәм бер елдан туган Татарстанга, өйләренә кайтуларын көтәбез!

Егетләрне  минем ярдәмчем Рафис Газизов озата барачак, әгәр аларның сәфәр барышында сораулары туса һәм, Алла сакласын, проблемалары булса, алар өстенлекле тәртиптә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International