Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Килешүгә без хезмәттәшләребез өчен бәйрәм көнендә кул куйдык. Ел саен 25 июньдә Россиядә статистика хезмәткәре көне билгеләп үтелә, бу тырыш фән белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Ике йөз елдан артык вакыт эчендә Россия статистикасы аерым әһәмияткә ия була, дәүләт программаларын булдыру, идарә карарлары кабул итү өчен нигез булып тора. Россия статистика хезмәткәрләре көне статистика оешмалары хезмәткәрләренең мөһим һәм катлаулы эшенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды.
Бәйрәм көне белән чын күңелдән котлыйбыз, шулай ук Татарстан Республикасы халкының хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез!