Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2024 елның 21 июне, җомга

Донецк һәм Луганск Халык Республикалары һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар үз илләренең иминлеген һәм яклавын тәэмин итү өчен иң авыр карарларны үз өстенә алалар.

Хезмәт вакытында  махсус хәрби операциядә катнашучылар  һәм аларның гаилә әгъзалары төрле кыенлыкларга очрый. Аларның берсе - салымнар, штрафлар һ.б. түләү буенча дәүләт алдындагы бурыч. Әмма законнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым статус һәм өстенлекләр бирә. Аерым алганда,  хәрбиләр башкарма производстводан бурычларны мәҗбүри түләтүне туктатырга хокуклы.

Безнең адреска мөрәҗәгать итү уңайлылыгы өчен без аларны төрле элемтә чаралары аша кабул итәбез.

Мәсәлән, кире элемтә платформасы аша безнең адреска граждан  К.дан, махсус хәрби операциядә катнашучыдан бурычларны түләтүне туктату мәсьәләсе буенча хәбәр килде. Автор 2024 елның апрелендә Түбән Кама районы буенча суд приставлары бүлегенә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә  катнашу турында белешмә җибәрелгәнен хәбәр итә. Суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре хәрби хезмәткәр картасыннан акчаны алуны туктатырга тиеш була, әмма акча алуны дәвам итә. Бу белешмәне кабат җибәргәннән соң да, хәл үзгәрмәде.

Без әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә мөрәҗәгать җибәрдек. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта башкарма производстволар туктатылган, акчалар исәп-хисап счетына кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International