Граждан мөрәҗәгате буенча урынга барып тикшерү

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Вәкаләтле вәкилнең хокук яклау эшчәнлеге күпкырлы. Без үз эшчәнлегебездә хокукый мөнәсәбәтләрнең киң спектрын колачларга тырышабыз, республикабызда яшәүчеләр очрашкан проблемалы мәсьәләләрне ачыклау һәм аларны хәл итү өчен тырышабыз.

Агымдагы елның май-июнь айларында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен учреждениеләргә  барып танышу чаралары планлаштырылган.

Бүген,  Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре - Зөлфия Гыйльметдинова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 11 нче мәктәп-интернатта булды.

Сәфәр кысаларында балаларның яшәү шартлары, аларның тормыш иминлегенә хокукларын үтәү, мәгариф, медицина ярдәме күрсәтү, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, милек хокукларын яклау, уңайлы мохит булдыру һ. б. белән таныштылар.

Балалар гаилә формасы буенча фатир тибындагы аз санлы төркемнәрдә яшиләр. Белем бирү процессы балаларның сәламәтлек мөмкинлекләрен  исәпкә алып төзелгән, ял итү кызыксынулары киң колачланган.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, учреждениедә очраклы кешеләр булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Җитәкчеләрдән алып техник персоналга кадәрге барлык белгечләр тәрбияләнүчеләр өчен иң яхшы шартлар булдыруда  катнашалар.

 

Танышу  нәтиҗәләре буенча без әлеге категориядәге балаларның хокукларын максималь тәэмин итү өчен, күрсәтелгән учреждениеләрнең эшен камилләштерү өчен тәкъдим эшләү максатында анализ үткәрәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International