«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән хәбәрнамәләргә күзәтү ясый.
Узган атнада системага 4 546 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 718е буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә, сезгә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мөрәҗәгатьләрне җаваплы башкаручылар тарафыннан оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
Лениногорск районы башкарма комитеты Толстой урамында (№ 6284497)үләнне чаптырды;
«Чирмешән» торак милекчеләре ширкәте тарафыннан Чирмешән авылы урамындагы 3 нче йортның подъезд түбәсе ремонтланды. (№ 6285441);
“Нефтяник “ ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Ленин урамындагы 22 нче йортның (№6287450 )ишегалдын җыештыру эшләре башкарылган;
Чаллы шәһәре Автозавод районы администрациясе тарафыннан Чәчәк бульварында будка сүтелде һәм чүп-чар җыештырылды. (№ 6283869).
Татарстан Республикасы халкы узган атнада түбәндәге категорияләр буенча иң актив хәбәрләр тапшырды:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 476;
“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” – 244;
“Йортны карап тоту” - 87;
"Юл хәрәкәтен оештыру" - 76;
“ Тышкы яктыртуны оештыру” - 55.
Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.