1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

“Солдатлар һәм офицерларның батырлыгы, тылдагы кешеләрнең фидакарь хезмәте аркасында безнең халык Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый алды!"- диде Рөстәм Миңнеханов, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада.

Сугыш кырларында һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

"Кадерле ветераннар! Сезнең дөрес эшкә ышануыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз безнең өчен һәрвакыт югары әхлак һәм чын патриотизм үрнәге булачак. Безнең изге бурычыбыз - үсеп килүче буынны җиңүче халыкның батырлык үрнәкләрендә тәрбияләү. Бүген Ватанны һәм аның киләчәген махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Алар - намус һәм вөҗдан кешеләре, үз илләренең чын патриотлары, алар халкыбызның бәйсезлеккә хокукын яклап, батыр ата - бабалар эшен лаеклы дәвам итәләр», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм залда булган  махсус хәрби операциядә катнашучыларын сәламләде.

Берничә дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Алтын Йолдыз» медален Рәис  узган елның октябрендә һәлак булган Россия Герое Владимир Козинның хатынына тапшырды.

 «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Капитолина Винокурова, Елизавета Вимова, Азга Костюхина, Азат Мөхетдинов һәм Анастасия Полевова бүләкләнделәр.

 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален Рөстәм Миңнеханов подполковник Тимур Хәбибуллинга, кече сержант Андрей Кондеевка, лейтенант Антон Вяткинга һәмфрейтор Рөстәм Гамбаровка тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International