1945 елның 9 мае - илебезнең героик тарихында изге вакыйга. “Бүген безнең әхлакый бурычыбыз - Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне бозуга юл куймау, әтиләребез һәм бабаларыбыз васыять иткән дуслык һәм үзара ярдәм традицияләрен саклау”, - диде ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.
2024 елның 1 маена Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 195 кеше яши. “Вакыт аяусыз, көннән-көн ветераннар кими бара”, - дип белдерде үз чыгышында ТР вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыева.
2008 елдан ветераннарның торак шартларын яхшырту буенча программа гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 19 мең 142 ветеран торак шартларын яхшырткан. Бу максатларга федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.