Мөрәҗәгать Вәкил контролендә

2024 елның 3 мае, җомга

                                                                                                             

 Аз якланган гражданнарны социаль яклау мәсьәләләре безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала.

Әйтик, Вәкаләтле вәкил  адресына Казан шәһәрендә яшәүче гражданка П.мөрәҗәгать итеп, аның даими карауга һәм күзәтүгә мохтаҗ булган эшкә сәләтсез туганының, стационар формада социаль хезмәтләр алуын сорады. Мөрәҗәгать текстыннан аның туганының психик авырудан интегүе һәм озак вакыт дәвалау учреждениесендә булуы аңлашыла. Аны карарга теләк белдергән кешеләр булмау сәбәпле, дәваланудан соң эшкә сәләтсез граждан тораксыз калырга мөмкин.

 Бу эштә  ярдәм күрсәтү өчен мин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, “Академик В.М. Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханә”сенә, шулай ук җирле үзидарә органына хатлар җибәрдем.

Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать авторының туганының стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүгә комачаулаучы медицина  күрсәтмәләре булмавы ачыкланган. Хәзерге вакытта дәвалау учреждениесе тарафыннан эшкә сәләтсез гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану өчен кирәкле документлар әзерләү буенча эш алып барыла. Документларны алганнан соң социаль яклау органы, авторның туганына социаль хезмәт күрсәтүгә кагылышлы мөрәҗәгате буенча стационар хезмәт күрсәтүгә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортка кабул итү мәсьәләсен караячак.

Бу мөрәҗәгать Вәкаләтле вәкил контролендә кала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International