Мөрәҗәгать уңай чишелде

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

Пенсия системасы Россиядә гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә мөһим роль уйный һәм социаль тәэмин итүнең мөһим өлешләреннән берсе булып тора.

Пенсия (социаль) тәэмин итү өлкәсендә кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һәм яклау мәсьәләләре Вәкаләтле вәкилнең  игътибарын арттыра.

Вәкаләтле вәкил  адресына Лениногорск шәһәрендә яшәүче гражданкадан педагогик эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә картлык буенча аңа исәпләнгән вакытыннан алда иминият пенсиясе күләме белән килешмәү турында мөрәҗәгать килгән.

 

Әлеге мөрәҗәгать буенча эшнең барлык шартларын ачыклау өчен, Мин Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе адресына мөрәҗәгатьне карау һәм аның буенча карар кабул итү өчен кирәкле мәгълүмат һәм документлар бирү турында запрос җибәрдем.

Тәкъдим ителгән документларны карау йомгаклары буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан, безнең сорау буенча гариза бирүчегә картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе күләмен билгеләгәндә хата  китүе ачыкланды, ул пенсияне яңадан исәпләгәндә пенсия тәэмин итүне гамәлгә ашыручы орган тарафыннан гариза бирүченең хезмәт хакы дөрес исәпкә алынмавыннан тора.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 400-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясындагы 4 өлешенә ярашлы рәвештә, пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы орган тарафыннан хезмәт пенсиясен, дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча пенсияне һәм әлеге органнарга йөкләнгән башка акчалата түләүләрне билгеләгәндә һәм (яки) түләгәндә ясалган хата ачыкланган очракта, күрсәтелгән органнар әлеге хатаны закон нормаларыннан чыгып бетерә,  Россия Федерациясе, шул исәптән әлеге пенсияләр һәм башка акчалата түләүләр күләмен Россия Федерациясе законнарына туры китерә.

Хәзерге вакытта пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы орган җибәргән хата бетерелгән, мөрәҗәгать итүче алмаган түләү Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан гариза бирүченең исәп-хисап счетына күчерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International