Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре “Җиңү диктанты”нда катнашты

2024 елның 26 апреле, җомга

 Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты. Бүген әлеге чарада төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре -  меңләгән кеше катнаша. Бу инде Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган алтынчы халыкара тарихи диктант.

Акциянең төп максаты - сугыш еллары, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турындагы хатирәләрне  саклау. Тарихи хакыйкатьнең какшамаслыгын яклау, Бөек Ватан сугышы, совет халкының фашист Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәр формалаштыруга ярдәм итү.

Ни өчен «Җиңү диктанты»н  язу мөһим, анда, иң мөһиме, җиңү түгел, ә катнашу? Хәтта “Җиңү диктанты”на әзерләнү һәм анда катнашу да Туган ил тарихын яхшырак белергә ярдәм итә, бигрәк тә тарихи хакыйкатьне бозып күрсәтергә һәм  фашизмны тар-мар итүдә илебезнең ролен түбәнсетергә циник омтылышлар фонында. Тарихи хакыйкатьне белү - аны ялганнан яклау һәм саклау дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International