Бу хакта карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2024 елның 16 апрелендә имзаланган.
Газ челтәрләре газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә урнашкан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә гражданнарның җир участоклары чикләренә кадәр бушлай үткәреләчәк.
Йорт һәм җир участогына хокук билгеләүче документлар рәсмиләштерелергә тиеш. Тоташу турында гаризаны йорт хуҗасы да, СНТ рәисе дә бирә ала. Газлаштыру турында карар СНТ әгъзаларының гомуми җыелышында кабул ителергә тиеш, ә аның беркетмәсе тоташтыру турында гаризага кушып бирелә.
Исегезгә төшерәбез, газ кертү өчен гаризаны түбәндәгечә бирергә мөмкин:
«дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланып, электрон рәвештә;
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге аша;
газ бүлү оешмасының клиент үзәгендә.