Безнең адреска гражданин А. мөрәҗәгате килде, ул «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына кайбер мөрәҗәгатьләрне үтәү һәм аларга нигезсез статуслар бирү срокларын озайту турында хәбәр итте.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәгълүматны тикшерү кысаларында, без Казан шәһәре «7 нче шәһәр поликлиникасы» янындагы җәяүлеләр үтү урыннарында күрү сәләте бозылган кешеләр өчен тактиль плитәләр урнаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләргә «нигезле баш тарту» статусы бирелгәнлеген ачыкладык.
Шулай ук Маршал Чуйков урамындагы мәгариф учреждениесе янында ясалма киртәне урнаштыру вакытын сузу факты ачыкланды. Ясалма киртә турында кисәтүче юл билгесе булуга карамастан, күрсәтелгән урында ясалма киртә юк.
Гражданнарның хокукларын яклау максатыннан әлеге мәгълүмат прокуратура органнарына җибәрелде. Яңа Савин районы прокуратурасы, безнең дәлилләр белән килешеп, ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында Казан шәһәре Яңа Савин районы администрациясенә тәкъдим кертте. Әлеге хокук бозуларны бетерү буенча эш оператив тәртиптә башкарылыр һәм гражданнарыбызның хокуклары тулы күләмдә торгызылыр, дип өметләнәбез.