2023 елның февралендә Федераль Җыенга Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «Безнең бурыч - туганнарын, якыннарын югалткан гаиләләргә ярдәм итү. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр кешенең гаиләсе даими игътибарда булырга, кайгыртуда һәм хөрмәттә булырга тиеш.
Гомумән алганда, Вәкаләтле вәкил адресына хәрби хезмәткәрләрдән, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнардан һәм аларның туганнарыннан 2 818 мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән.
Без хәрби хезмәткәрләргә яраланган өчен акчалата тәэмин итү, хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр мәсьәләләрен хәл итү эшенә керештек.
Без Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Т. Н. Москалькова белән тыгыз хезмәттәшлек иттек, шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгына мөрәҗәгатьләребезне җибәрдек (60 хат).
Федераль омбудсмен ярдәме белән безнең сигез якташыбызны әсирләр алмашу исемлегенә кертергә һәм туган илләренә кайтарырга мөмкин булды.