«Халык контроле»ндә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм сыйфатлы үтәү, нәкъ менә муниципаль берәмлекләрдә, министрлыкларда һәм ведомстволарда җитәкчеләрнең һәм җаваплы башкаручыларның эшенә бәйле.
Бүген КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү программасы тыңлаучылары өчен дәрес үткәрелде. Укыту программасы «Халык контроле» системасының баш модераторының эш тәҗрибәсен, әлеге системада бастырылган хәбәрләргә таләпләрне һәм аларны карау тәртибен, килгән хәбәрләрне анализлау һәм иң «кайнар темаларны» ачыклау тәртибен, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән хәбәрләр белән оператив эшне өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Уку барышында семинар тыңлаучылары:
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына һәм кире элемтә порталына килгән мөрәҗәгатьләрне карау, үтәү сроклары, алар буенча җаваплар урнаштыру тәртибе,
гражданнарның кичекмәстән хәл итүне таләп итүче иң актуаль мөрәҗәгатьләрен ачыклау тәртибе,
хәбәрләрне мониторинглау һәм анализлау ысуллары,
хәбәрләрне эшкәртү һәм чишү вакытын һәм сыйфатын контрольдә тоту ысуллары,
хәбәрнамәләрне карау нәтиҗәләре белән гражданнарның канәгатьлеге турында мәгълүмат җыю тәртибе,
массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән танышты.