Бүген Татарстан Республикасы Җыелу пунктында митинг-концерт барышында, мин, иртәгә Казан шәһәреннән китә торган хәрби эшелон составында Көньяк хәрби округына хезмәт итәргә баручыларны сәламләдем.
Егетләрне бер еллык хезмәт юлы көтә. Әлбәттә, ул гади булмаячак, әмма кыйммәтле тәҗрибә, нык дуслык һәм сугышчан иптәшләр бүләк итәчәк. Татарстанлылар тагын да үз-үзләренә ышанган булып кайтачаклар, Ватанны лаеклы яклаучылар булачакларына ышанам.
Исегезгә төшерәбез, Без Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә, республика хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын үтәү буенча планлы эш алып барабыз, шул исәптән хәрби командаларны хезмәт итү урыннарына озата бару һәм Татарстан хәрбиләренең тормыш шартларын һәм көнкүрешен өйрәнү максатыннан хәрби частьләргә баруны оештырабыз.
Минем җәмәгатьчелек ярдәмчем Рафис Газизов иртәгә эшелонда егетләрне озата барачак.