Быел без Вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышын уздырганчы, конкрет темаларны җентекләбрәк тикшерү, еллык докладта чагылдыру өчен алар буенча эксперт фикерен җыю максатыннан тематик утырышлар да үткәрергә карар иттек.
Бүген фикер алышуга кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре турындагы законнарны камилләштерү, хокукый мәгърифәтчелек, вәкил институтының иҗтимагый хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм актуаль проблемалары тәкъдим ителде.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады безнең хөрмәтле эксперт советы әгъзаларының фикерен исәпкә алып эшләнергә тиеш. Ноябрьдә без шулай ук мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау темасына утырышлар уздырырга планлаштырабыз.