Бүген Казанда көн дәвамында безнең Аппаратта өлкән яшьтәге гражданнарның, ветераннарның һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде.
Кергән сорауларның бер өлеше пенсияне билгеләү, рәсмиләштерү һәм индексацияләү, өлкән яшьтәге гражданнарны социаль реабилитацияләү узу, шифаханә-курорт дәвалануын билгеләү, шулай ук пенсионерларның ялын оештыру турында булды.
“Кайнар линия өлкәннәргә кагыла торган, башкарма һәм закон чыгару органнары тарафыннан алга таба хәл итү өчен “кисем ясарга” һәм мониторинг алып барырга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.
Татарстанлылар сорауларына “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе әгъзалары һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Нотариаль һәм Адвокатлар палатасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР буенча РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды, ТР Прокуратурасы вәкилләре җавап бирде. Барлыгы 45 шалтырату килде.