Татарстан Республикасында «Нәтиҗәле регион» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Координация советының уртак утырышы

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бүген хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле  регион» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының уртак утырышы узды. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, республика бишенче ел инвестицион климат торышы буенча милли рейтингта икенче урынны саклап кала. Әмма төбәк үз казанышларында тукталырга җыенмый.

 

Республикада «Үтәли инвестицион агым» проекты дәвам итә (РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Росатом»дәүләт корпорациясе катнашында). Эш инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда кирәкле төп процедураларны оптимальләштерү өчен 9 алгоритм буенча алып барыла.

 

«Үтәли  инвестицион агым» проектының  нәтиҗәләре, агымдагы эшлекле климат һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

 

“Росатом” дәүләт корпорациясенең “Росатом” җитештерү системасы” АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев Татарстан Республикасында «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләрен һәм перспективаларын тәкъдим итте.

 

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә: “ Проектны уңышлы тормышка ашыру өчен һәм инвесторларга уңай шартлар тудыру өчен берничә бурычны үтәргә кирәк”,  - дип ассызыклады. Бу, беренче чиратта, квалификацияле персонал әзерләү, төгәл регламентларны билгеләү һәм үтәү. Шулай ук махсус җир участоклары,  алар әзер булырга һәм инвесторга тапшырылырга тиеш. "Болар барысы да инвесторлар белән эшне тизләтәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нигездә, бу юнәлешләрдә эш оештырылган. Регламентларны катгый рәвештә үтәү кирәк. Без реаль нәтиҗәләрне көтәбез”.

 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, хакимият органнарына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга эшкә җитди карарга кирәк. Эшне координацияләүне ТР Икътисад министрлыгы дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International