5 нче тикшерү изоляторында тоту шартларын урынга барып тикшерү

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклауның өстәмә гарантияләрен тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бурычларының берсе - мәҗбүри тоту урыннарында, шул исәптән Россия Федерациясе җинаять-башкару системасына караган затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау.

 

Шул сәбәпле, бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чистай шәһәре буенча бүлегендә - 5 нче тикшерү изоляторында  тоту шартларын урынга барып тикшерделәр. Тикшерүнең төп өлеше - шикләнелүчеләр (гаепләнүчеләр) белән сөйләшү. Аралашу  барышында 5 нче тикшерү изоляторында  тоту шартларына шикаятьләр булмады.

 

Гомуми файдаланудагы урыннарны тикшерү барышында аерым кимчелекләр ачыкланды, алар Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү  идарәсе башлыгына җиткереләчәк. СИЗО камераларында 5 телевизорның булуы уңай момент буларак билгеләп үтелә, алар  эчке тәртип кагыйдәләре буенча мөмкин кадәр җиһазландырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International