Бүген Татарстан Республикасы Регион белән идарә итү үзәге проект офисы утырышы кысаларында беренче яртыеллык эшенә йомгак ясадылар һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» кире элемтә платформасы, «Бергәләп хәл итәбез», «Инцидент-Менеджмент» аша килгән гражданнарның хәбәрләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау буенча җаваплы хезмәткәрләрнең башкару дисциплинасы мәсьәләләрен карадылар
Татарстанлылар ярты ел эчендә «Халык контроле» системасына 50 меңнән артык мөрәҗәгать биргән – болар - традицион рәвештә "Территорияләрне комплекслы төзекләндерү" юнәлеше – 12085 хәбәр, "Юлларны карап тоту һәм ремонтлау" – 6280.
Ярты ел эчендә иң күп хәбәрләрне түбәндәге шәһәрләрдән алдык:
Казан шәһәре-24 146;
Яр Чаллы шәһәре-5 544;
Әлмәт муниципаль районы-2085.
Халыкның активлыгы социаль челтәрләрдә дә күзәтелә. Беренче яртыеллыкта барлыгы 37 меңнән артык очрак теркәлгән.
Әйе, күп нәрсә хәл ителә, әмма кайвакыт башкаручылар тарафыннан хокук бозулар да күзәтелә. Әйтик, бүген утырышта Бөгелмә, Биектау, Зәй, Питрәч районнары башкарма комитетларына һәм категорияләр модераторларына –министрлыкларга һәм ведомстволарга мөрәҗәгатьләрнең сыйфатын һәм вакытында үтәлүен контрольдә тотуны арттыру зарурлыгы билгеләп үтелде.
Киңәшмә барышында 2023 елда Татарстан Республикасында яшәүчеләрне исемнәрдә һәм язуларда, белешмәләрдә, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йорт аншлагларында татар телендәге хаталарны ачыклауга, шулай ук республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурс үткәрү турында искә төшердек.