Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар, ветераннар халыкның иң зәгыйфь социаль катламнары. Шул ук вакытта әлеге категориянең Ватан алдындагы казанышлары белән билгеләнгән аерым статусы бар. Аларны яклау-дәүләтнең шартсыз бурычы.
Ветераннар (пенсионерлар) советларының эше, һичшиксез, һәртөрле хөрмәткә лаек һәм, әлбәттә, аларның эше кирәк һәм мөһим.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Советы һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы пленумының уртак күчмә утырышында катнашты: "Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек,Бөек Ватан сугышында халыкның тарихи хәтерен саклау һәм батырлыгын мәңгеләштерү буенча төбәк иҗтимагый оешмасының төп бурычлары", ул Югары Ослан авылының район мәдәният йортында узды.
Иҗтимагый оешмалар Бөек Ватан сугышында халыкның тарихи хәтерен саклау һәм батырлыгын мәңгеләштерү буенча зур эш алып баралар, яшьләр арасында Бөек Ватан сугышы турында хакыйкать сүзен йөртәләр, сугыш һәм геройлар турында тарихи хәтерне саклау буенча армый-талмый һәм төрле яктан эш алып баралар.
Чара программасы бик бай булды: Геройлар Паркына, яшүсмерләр-яшьләр клубы музеена бару, тыл хезмәтчәннәре скверына чәчәкләр салу булды.
Ветераннар иҗтимагый оешмаларының үз алдагыларын искә алулары, илнең һәм халыкның героик үткәнен саклау һәм мәңгеләштерү буенча башлаган эшләрен дәвам итүләре сөендерә.