Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Утырышы

2023 елның 2 июне, җомга

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә узачак. Мондый карар бүген парламент президиумы утырышында кабул ителде.
 
Депутатлар 24 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын, ике федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
 
Киләсе утырышка килгәндә исә, беренче укылышта 2022 елга республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында закон проектлары каралачак. Шулай ук беренче укылышка Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертүче закон проектлары, Спас районының Болгар һәм Идел буе авыл җирлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук республиканың сайлау һәм экологик кодексларына үзгәрешләр кертүче аерым чаралар әзерләнде
 
Кырык дүртенче утырышта депутатлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап өлкәсендә таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен караячак. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелде. Утырышта шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм яшьләр торышы турындагы доклады каралачак, аны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International