Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында кулланучылар үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Без шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе һәм әлеге муниципаль берәмлекнең җаваплы хезмәткәрләре белән бергә системада 81 гариза карадык. Бу нигездә юлларны ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм территорияне төзекләндерү сыйфаты.
Соңрак без Бөгелмә районында да булдык, анда җитәкчеләр һәм җаваплы башкаручылар белән бергә кыска вакыт эчендә хәл ителергә тиешле иң актуаль мөрәҗәгатьләрне карадык.
Киңәшмә йомгаклары буенча минем вәкилем тарафыннан Әлмәт һәм Бөгелмә башкарма комитетларының гражданнарның хәбәрнамәсен оператив үтәү һәм җавапларны системада вакытында урнаштыру эшен көчәйтергә тәкъдим ителде.