Бүген без Казан шәһәре Идел буе районы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты, ООО «Уютсервис Групп» , АО«Татэнерго» филиалы - Казан җылылык челтәрләре катнашында һава температурасы түбән булу сәбәпле торак урыннарында яшәүнең канәгатьләнерлек булмаган шартлары турында коллектив мөрәҗәгать буенча эшлекле киңәшмә үткәрдек. Гариза бирүчеләр эш очрашуы барышында күпфатирлы йортны эксплуатацияләгәндә килеп туган проблемалар турында сөйләделәр.
Киңәшмә йомгаклары буенча «Уютсервис Групп» ООО тарафыннан җылылык белән тәэмин итү системасының төзексезлеге сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү өчен күпфатирлы йортка төзелеш-техник экспертиза үткәрү турында Карар кабул ителде. Бүген киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр Вәкил контролендә кала.